10 нчы гыйнварда Теләче урта мәктәбе укытучысы И.Х.Алексеева, Р. А.Жукова и Р.Р. Шәймарданова “ Ел укытучысы - 2019” бөтенроссия конкурсының муниципаль этабында катнаштылар. Укытучылар мастер – классларда үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Физика укытучысы И.Х. Алексеева конкурста җиңү яулады. Башлангыч сыйныф укытучысы Р.А. Жукова өченче урынны алды. Бу конкурс укытучыларга яңа педагогик алымнар табарга һәм иҗади үсешләренә ярдәм итә. Котлыйбыз!