"Исәнме, Яңа ел бәйрәме!"

2019 елның 13 гыйнвары, якшәмбе

"Исәнме, Яңа ел  бәйрәме!" исем астында, Баландыш авыл мәдәният йортында   13.01. 2019  көнне балалар өчен чыршы бәйрәме узды.  Бәйрәмгә иң кечкенә тамашачылар килде  һәм могҗиза дөньясына чумдылар. Матур итеп бизәлгән зал һәм яңа ел чыршысы күзләрне шатландырды.

Бәйрәм авыл җирлеге башлыгы Мөхәммәтшин Р.Ш.ның котлау чыгышы белән башланып китте.Ул яшь тамашачыларга һәм аларның әти-әниләренә бары тик иң яхшы һәм  иң изге теләкләрен җиткерде.Бәйрәмнең иң мөһим вакыйгасы -кыш бабай килү булды.  Һәр бала матур шигырен  сөйләп Кыш бабайдан Яңа ел бүләге алды. Спонсор тарафыннан әзерләнгән 200 бүләк үз иясен тапты. Бу шатлыкны балаларга аниматорлар бүләк итте. Шулай ук балалар өчен батут куелды һәм баллы күчтәнәчләр әзерләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International