Олы Мәтәскә авыл җирлегендә авыл җыены

2019 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе

2019 елның  15 январендә  Олы Мәтәскә  авылы мәдәният йортында Олы Мәтәскә  авыл җирлеге Советының 2018 елда эшләгән эшләре турында отчет  җыелышы булды. Җыелышта Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов Ильдус Фатихович, Теләче районы  оешма  җитәкчеләре  катнашты.  Олы Мәтәскә  авыл җирлегенең 2018 елда эшләгән эшләре турында  авыл җирлеге башлыгы  Валиуллин М.А. чыгыш ясады һәм алда торган  бурычлар белән таныштырды. Шулай ук  авыл җирлеге территориясендә урнашкан оешма җитәкчеләренең чыгышлары тыңланды. Соңыннан Теләче районы башлыгы И.Ф.Зарипов чыгыш ясады, авыл җирлегендә башкарылган эшләргә уңай бәя бирде. Халык жыены Олы Мәтәскә , Югары Мәтәскә , Лесной бистәсе  мэдэният йортларының узешчэннәре чыгышлары белэн башланып китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International