6 гыйнвар көнне Күкчә авылы китапханәсендә, клуб белән берлектә, балалар өчен “Син музейлар турында беләсенме?” дип исемләнгән викторина үтте.
2019 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе
Чара барышында балалар Татарстан Республикасы музейлары турында мәгълүмат алды. Соңрак, яңа алган мәгълүматкә таянып, сорауларга җавап бирделәр. Викторина тәмамланганнан соң, балалар өчен клубта биюләр булды.