Илебезнең гүзәл почмаклары- чүплеккә, чиста күлләр-чүп-чарсаклагычларына әверелмәсен өчен, экология темасы беркемне дә битараф калдырмаска тиеш.

2019 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе

Теләченең 1нче балалар бакчасында экологик тәрбияне пропагандалау максатыннан «Табигать-безнең йортыбыз»дигән темага экологик атна узды. Чара социаль актив бала тәрбияләү, әйләнә-тирә дөньяны аңларга һәм яратырга сәләтле шәхес формалаштыру  өчен юнәлтелгән. Тормышка, сәламәт яшәү рәвеше үсешенә башлангыч белем  бирүнебалалар кечкенә вакытта ук кулдан ычкындырмау  мөһим. Әлеге чаралар  уңаеннан балаларга танып-белү дәресләре һәм уеннар оештырылды. Һәр балага табигатьне саклау темасына образлы рәсемнәр дә  ясарга тәкъдим иттелде. Алар урман, чиста күк, кошлар һәм кыргый җәнлекләр ясадылар. Чара ахырында һәркем экологиянесаклап калу өчен нишләргә кирәклеге турында  үз фикерен тәкъдим итте. Балалар һәм өлкәннәр кышын кошлар һәм хайваннарны ни өчен шулай кайгыртырга кирәк икәнлеге турында сөйләштеләр. Шулай ук табигатьне саклау өчен нинди экологик кагыйдәләрне үтәргә кирәклеге турында да сүз барды. Балалар экология өчен батарейларның зыяны турында белделәр һәм аларны бары тик моның өчен билгеләнгән контейнерлар – экобоксларга гына ташларга вәгъдә иттеләр.

Кечкенәдән үк балаларда әйләнә-тирә мохиткә карата хөрмәт тәрбияләргә һәм аны сакларга кирәклеген аңларга кирәк. Шунысы куанычлы, хәзер балалар ял иткәндә, урманда, елгада яки диңгездә ниләр эшләргә ярамаганлыгын  беләләр. Димәк, аларда табигатькә карата дөрес, сакчыл мөнәсәбәт формалаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International