Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең 9 сыйныф укучылары белән уку елы башыннан имтиханнарга ныклы әзерлек башлады. Фән укытучылары расписание нигезендә укучылар белән дәүләт имтиханнарына әзерлек консультацияләре үткәрәләр. Укучы имтиханга үз-үзенә ышанып барырга тиеш, дип саныйлар.