Саф һавада йөрү

2019 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе

Ләкин һәр нәрсәнең үз вакыты бар. Баландыш  балалар бакчасында да һава торышының нинди булуына карап, балалар даими саф һавага чыга. Балалар тау шуарга, табигатьне күзәтергә, төрле хәрәкәтле уеннар уйнарга  бик яраталар. Балалар саф һавада булып кергәннән соң, үзләрен бөтенләй икенче хис итәләр, алар  “уянып” киткән кебек булалар, бер-берсе белән нәрсәләр күрүләре турында фикер алышалар, аралашалар.Саф һава аппетитны яхшырта, балаларның авыртуларга каршы торучанлыгын ныгыта, организм физик яктан нык үсеш ала. Шуңа күрә балалар кечкенәдән үк саф һавада йөрергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International