15нче гыйнвар көнне Теләче 2 нче балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбиячеләре белән берлектә Теләче 1нче балалар бакчасында кунакта булып кайттылар. Алар үзләренең яшьтәшләренә “Морозко” рус халык әкиятен сәхнәләштереп курсәттеләр, татар һәм рус телендә күмәк җырларын башкардылар, эстрада биюләрен биеделәр. Теләче 1нче балалар бакчасына йөрүче балаларга һәм эшчеләренә тамаша бик ошады.