15 январьдә Олы Нырсы урта гомумбелем бирү мәктәбендә беренче яртыеллык йомгаклар буенча ата-аналар җыелышы уздырылды. Уку нәтиҗәләре буенча укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Биктагирова А.Г. чыгыш ясады.Гаилә һәм мәктәпнең бала тәрбияләүгә йогынтысы турында 8 сыйныф җитәкчесе чыгыш ясады. Туклану режимы буенча сүзне мәктәп директоры урынбасары Хайрутдинова М.Х.
алды. Юл кагыйдәләрен Гиниятова Р.М аңлатты.