Бу уңышка шөгыльләргә хәрәкәтле уеннар, уен-эстафеталар, спорт күнегүләре, йөгерүнең төрле төрләрен, төп хәрәкәт күнегүләрен кертеп ирешеп була. Саф һавада физкультура шөгыльләрен үткәргәндә эшчәнлекнең төрләре еш чиратлашып тора: әкрен йөгерү уен белән алышына, уен – төп хәрәкәт күнегүе белән. Шуны исәптә тотып безнең Айдар балалар бакчасында физик үсеш эшчәнлеге зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә саф һавада уздырыла.