Теләче урта мәктәбендә бөек җырчы, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының Халык артисты Илхам Шакировның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган дәресләр үтте.
Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының Халык артисты Илхам Шакиров арабыздан китте. Илхам Шакиров татар эстадасында зур эпоха алып торды. Бөек җырчы Илхам Шакиров халык алдында хезмәтләре өчен мактаулы исемнәргә лаек булды: Татарстан Республикасының Халык артисты (1969) , РСФСР-ның атказанган артисты (1973), Россия Федерациясенең Халык артисты Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты (1970), 1986 елда Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләнгән, П. И. Чайковский исемендәге фондның «Алтын Аполлон» бүләге иясе . Музыка укытучысы С.П.Хабирова үткәргән Илхам Шакиров турында дәресләр балаларга бик ошады.