19 январь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучыларына “Сәламәтлек” темасына сыйныф сәгате үткәрелде. Алар дөрес туклану, ашамлыкларның составында нәрсәләр барлыгы, җиләк – җимеш, яшелчәләрне ничек куллану турында үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап эзләделәр. “Дөрес туклану “ темасына презентация карап, үз фикерләрен әйттеләр. Соңыннан сәламәтлек темасын чагылдарган сораулар буенча викторина үткәрелде.