2019 ел Татарстан Республикасында эшче һөнәрләр елы дип игълан ителде.

2019 елның 22 гыйнвары, сишәмбе

Бу 2019 елда Татарстанда WorldSkills Kazan 2019 һөнәри осталык чемпионаты узачагы белән бәйле. Чемпионатның төп миссиясе-эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү һәм популярлаштыру, икътисади үсешкә һәм шәхси уңышка ирешүдә һөнәри күнекмәләрнең кыйммәтләрен күрсәтү. Шул уңайдан, Айдар авылы китапханәсендә "Хезмәт-ныклы тәрбия нигезе"дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Күргәзмәнең максаты-эшче һөнәрләрне популярлаштыру һәм аларның абруен күтәрү. Укучыларга төрле һөнәрләргә багышланган журнал материаллары тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International