Инглиз теленнән республика олимпиадасы призерлары.

2019 елның 22 гыйнвары, сишәмбе

16 – 19  нчы  гыйнвар көннәрендә  инглиз теле   буенча  “ Олимпка юл” республика олимпиадасының йомгаклау  этабы булып  узды. Инглиз теленнән  республика олимпиадасында Теләче урта гоумбелем мәктәбе укучылары Гәлиуллина Иркә һәм   Яруллин Рәсул    катнаштылар. Йомгаклау  этабында Гәлиуллина Иркә һәм   Яруллин Рәсул    призерлар булдылар,   Алар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы белән бүләкләнделәр. Укучыларны  олимпиадага инглиз теле  укытучылары  А.С. Гыймаева һәм  А.Ф. Җамалиева   әзерләде. Зур уңышларыгыз белән  котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International