2019 нчы елның 22 нче январендә Айдар авылы мәдәният йортында Айдар авыл җирлеге Советының 2018 елда эшләгән эшләре турында отчет җыелышы булды. Җыелышта Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов Ильдус Фатихович; Теләче районы оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Айдар авыл җирлегенең 2018 елда эшләгән эшләре турында авыл җирлеге башлыгы Хасаншин Х.Ш. чыгыш ясады һәм алда торган бурычлар белән таныштырды. Шулай ук авыл җирлеге территориясендә урнашкан оешма җитәкчеләренең чыгышлары тыңланды. Соңыннан Теләче муниципаль районы башлыгы И.Ф.Зарипов чыгыш ясады, авыл җирлегендә башкарылган эшләргә уңай бәя бирде.