Үзәк авыл җирлегендә халык җыены

2019 елның 23 гыйнвары, чәршәмбе

23 январь көнне Үзәк авылы җирлегендәге халык җыены Үзәк мәдәният йортында узды. Чыгыш ясаучылар, авыл халкы исеменнән республика, район җитәкчелеге адресына рәхмәт сүзләрен байтак әйтте. Район җитәкчелеге белән очрашудан файдаланып,  алар үзләренең үтенечләрен дә җиткерделәр.   Авыл җирлеге башлыгы  Котников В.Н. авыл халкы исеменнән   Сауш авыл мәдәният йортына капиталь ремонт ясауны сорады, һәм Шармаш авылына  спорт мәйданчыгы булдыруын сорады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International