Файдалы һәм зарарлы ризык

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

Сәламәт яшәү рәвеше, бигрәк тә дөрес туклану нигезләрен балачакта салу нәтиҗәлерәк. Әмма сабыйларны һәр яклап төрле “тәмлүшкәләр” кызыктырып кына тора: татлы газировка һәм чипсы, фаст-фуд телерекламасы, туганнар алып килгән татлы бүләкләр.

 Зарарлы ашамлыкларны куллансаң нәрсә була соң? Әлеге сорауга җавап бирү өчен Теләче 2нче балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүче балала белән танып-белү әңгәмәсе үткәрелде. Аның барышында балалар яраткан чупа - чупс, чәйни торган кәнфит, чипсы, газлаштырылган татлы эчемлекләр– болар барысы да зарарлы ашамлыклар икәнен һәм аларда шикәр һәм төрле химик кушылмалар, буяучы матдәләр күп булуын белделәр. Алынган мәгълүматны ныгыту өчен тәрбияче балалар белән "Файдалы һәм зарарлы ризык" исемле дидактик уен үткәрде.

 Әңгәмә ахырында балалар һәр көнне зарарлы ашамлыклар ашарга ярамый дигән дигән нәтиҗәгә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International