Санкт-Петербург Хөкүмәтенең 2018 елның 10 октябрендәге 799 номерлы карары белән " Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүгә 75 ел тулу хөрмәтенә» истәлек билгесе гамәлгә куелды.
2019 елның 22 гыйнварында Субаш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы инвалиды Егоров Иван Иванович әлеге истәлекле билге белән бүләкләнде.
Бүләкне тапшырганда Теләче районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Азат Нурмөхәммәтов ветеранга батырлык өчен рәхмәт белдерде, сәламәтлек һәм иминлек теләде.