Шармыш авыл китапханәсендә рус язучысы Аркадий Петрович Гайдарның тууына 115 ел тулу уңаеннан, " С нами рядом герой Гайдар " дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

Китапханәгә килүчеләр өчен "А. Гайдарның тормышы һәм иҗаты» дип исемләнгән күзәтү үткәрелде. Презентацияне карап, өлкән буын күренекле язучының биографиясе белән таныштылар, ә яшь укучылар А. Гайдар тормышы белән таныштылар һәм сокландылар.

А. Гайдар иҗаты белән презентация аша танышканнан соң, без " С нами рядом герой Гайдар" күргәзмәсенә күчтек. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар карап, " Тимур һәм аның командасы» әсәренә тукталдылар. «Герои повести» викторинасы сорауларына җавап биреп, без әлеге әсәрнең Геройларын һәм эчтәлеген искә алдык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International