23 гыйнвар көнне Үзәк авыл мәдәният йортында Үзәк авыл җирлегенең 2018 елгы эш нәтиҗәләре буенча отчет җыелышы булып узды.

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

Җыелышта Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов И.Ф., юл хуҗалыгы министры Сафин Л. Р.,район оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.

         Үзәк авыл җирлеге үзешчәннәре тарафыннан концерт программасы оештырылган иде.  

         Авыл җирлеге башлыгы Котников В. Н. 2018 елда җирлекнең социаль –икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычлар турындагы хисап белән чыгыш ясады. 

         Үзәк авыл җирлегенең төрле ведомство җитәкчеләре 2018 ел нәтиҗәләре  һәм 2019 нчы елга үз планнары һәм бурычлары турында сөйләделәр.

         Халык район җитәкчелегенә сораулар белән мөрәҗәгать итте. Сораулар алга таба оператив хәл итү өчен контрольгә алынды .Алга авылында юллар төзү һәм төзекләндерү буенча башкарылган эшләре өчен Сафин Л. Р ,Зарипов И. Ф.ка рәхмәт белдерделәр.

          Җыелыш ахырында Теләче муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Фатхуллин А. Г. һәм Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов И. Ф. үз чыгышында Теләче муниципаль районы буенча башкарылган эшләр һәм 2019 елга бурычлар турында сөйләде. Авыл җирлеге эшләрендә актив катнашучыларга истәлекле бүләкләр һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International