Әлеге дата уңаеннан Айдар авылы мәдәният йорты «Алтын куллы авыл кешеләре»дип исемләнгән декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе оештырды.Күргәзмәдә тәкъдим ителгән эшләр, җирлектәге осталарның куллары белән эшләнгән иде. Хәзерге вакытта күпчелек хатын-кызларның эшләре һәм өй эшләре күп вакыт һәм көч таләп итсә дә, аларның иң яраткан һәм кызыклы шөгыльләре өчен һәрвакыт урын бар. Ул күргәзмәгәдә кулдан эшләнгән эшләр ачык күренде.
Мәдәният хезмәткәрләре җирле осталар һәм гади һәвәскәрләр белән һәрвакыт хезмәттәшлек итәләр һәм бу хезмәттәшлек нәтиҗәсе буларак - искиткеч күргәзмәләр барлыкка килә. Мондый чаралар- авыл өчен чын бәйрәмгә әверелә.