Блокада 872 көн – 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр озайтыла. Бу куркыныч, ач, рәхимсез вакыт иде. 25 гыйнвар көнне Теләче җирлекара китапханәсе Ленинград блокадасын өзүгә 75 ел тулу уңаеннан, «Блокада прорвано кольцо" дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләде. Күргәзмәдә Ленинград блокадасы, хәрби вакыт, исемсез геройлар турында әдәбият тәкъдим ителде.