Геометрия оригами күзлегеннән

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең югары категорияле математика укытучысы Әхмәтҗанова Н.Н.  “Геометрия оригами күзлегеннән” дип исемләнгән мәктәпкүләм ачык чара үткәрде. Әзерлек этабында укытучы оригами техникасы эшләмәләреннән  гаҗәеп күргәзмә оештырды.Оригами – гади кәгазьдән соклангыч фигуралар ясарга, иҗади эшчәнлек дөньясына керергә мөмкинлек бирә торган мавыктыргыч хобби. Чара барышында укытучы  оригами тарихы белән таныштырды, кәгазь бөкләү ысулларын күрсәтеп мастер- класс үткәрде. Япон сәнгате укучыларны  нәзәкатьлелеге белән җәлеп итте. Оригами укучыларның фикерләү сәләтен  үстерә, пөхтәлек формалаштыра, тынычландыра, укытучы шуңа күрә дә бу теманы сайлаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International