2019 нчы елның 25 нче январендә Олы Нырсы авылы мәдәният йортында Олы Нырсы авыл җирлеге Советының 2018 елда эшләгән эшләре турында отчет җыелышы булды. Җыелышта Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов Ильдус Фатихович; Теләче, РФ Дәүләт думасы депутаты Менделевич Борис Давыдович, районы оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Олы Нырсы авыл җирлегенең 2018 елда эшләгән эшләре турында авыл җирлеге башлыгы Гиниев Р.Г. чыгыш ясады һәм алда торган бурычлар белән таныштырды. Шулай ук авыл җирлеге территориясендә урнашкан оешма җитәкчеләренең чыгышлары тыңланды. Соңыннан Теләче муниципаль районы башлыгы И.Ф.Зарипов чыгыш ясады, авыл җирлегендә башкарылган эшләргә уңай бәя бирде.