Курчак театры балаларга зур шатлык биреп кенә калмый, эстетик тәрбия дә бирә, сөйләмне дә үстерә, тирә-юньне аңларга да өйрәтә. Театр төрләре белән таныштыру һәм театральләшкән эшчәнлек балаларның сөйләмен активлаштыра, аларның эчке дөньясын баета. Балада сүзлек формалаша – сүзлек яңа сүзләр белән баетыла, тулылана.
29 январь көнне Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар «Курочка Ряба» әкиятен сәхнәлештерделәр.