26 гыйнвар көнне Үзәк авыл китапханәсендә 1 нче сыйныф укучылары өчен “Китап йорты” дигән темага уен - сәяхәт үтте.

2019 елның 29 гыйнвары, сишәмбе

Балалар китапханәдә күпме китап саклануы, аларның күпмесе балалар өчен булуы, абонементта күпме китап булуы, аларның отделлап саклануы турында белделәр. Балалар китапханә тәртипләре белән таныштылар, китаплар нәрсәне яратмавын нәрсәгә рәхмәт белдерүен искә төшерделәр. Чара барышында балалар үзләренең сорауларын да бирделәр. Балаларга “Тере хәрефләр” дигән уен бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International