17 нче гыйнварда мәгърифәтче галим, тарихчы, дин белгече һәм җәмәгать эшлеклесе Ризаэтдин Фәхретдин тууына 160 ел тулды. Теләче урта мәктәбе укучылары мәгърифәтче галим, тарихчы, дин белгече һәм җәмәгать эшлеклесе Ризаэтдин Фәхретдиннең тормыш юлын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнәләр. Теләче урта мәктәбе укучысы Ситдикова Гөләндәм, Ризаэтдин Фәхретдиннең тормыш юлы һәм иҗаты турында өйрәнү эше нәтиҗәләрен, Теләче авылы библиотекасында узган чарада катнашучылар белән уртаклашты. Бу чарада татар теле һәм әдәбияты укытучылары М.Р. Сабирова, А.М. Гыйлфанова һәм Р.Р. Гариповалар катнашты.