21 – 25 нче гыйнвар көннәрендә биология фәне буенча “ Олимпка юл” республика олимпиадасының йомгаклау этабы булып узды. Биология фәне олимпиадасында Теләче урта гоумбелем мәктәбе укучысы Заһидуллина Ильсия катнашты. Йомгаклау этабында Ильсия призер булды. Заһидуллина Ильсия Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы белән бүләкләнде. Призерны олимпиадага биология укытучысы А.И. Тимербаев әзерләде. Зур уңышларыгыз белән котлыйбыз!