Айдар мәдәният йортында 25 гыйнварь көнне мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан " Студент еллары ...» дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында әңгәмә үткәрелде.

2019 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе

Сессияне уңышлы тәмамлаган югары уку йортлары студентларны бу көнне авыл мәдәният  йортына җыйналдылар. Барлык студентларны бу искиткеч көн белән котлап аларга сәламәтлек, укуда уңышлар, сабырлык теләнде. Әлеге бәйрәмнең ничек барлыкка килүен, төрле илләрдә Студентлар көнен ничек бәйрәм итүләре турында сөйләштеләр. Үзләренең  яңалыклары һәм уңышлары  белән  бүлештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International