14 нче февраль көнне район мәдәният йортында Теләче муниципаль район Советының киңәйтелгән егерме беренче утырышы узды.

2019 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе

2018 елда районның социаль –экономик үсеш нәтиҗәләре һәм 2019 нче елга бурычлартурында район башлыгы Зарипов Илдус Фатыйх улы чыгыш ясады. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Премьер - министр урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Кәримов Альберт Әнвәрович катнашты һәм чыгыш ясады.

Утырышның көн тәртибе буенча шулай ук җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыяте җитәкчесе, район Советы депутаты Яхин Рафис Рашитович һәм “Теләче” сәнәгать паркы резиденты, җаваплылыгы чикләнгән “ЛМР Пласт” җәмгыяте генераль директоры Кәбиров Госман Мәсгутовичлар чыгыш ясадылар.

Утырыш ахырында эш алдынгыларына республиканың һәм районның бүләкләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International