Әфган. Илебез тарихының әрнүле, кайгылы бер бите.

2019 елның 15 феврале, җомга

Күкләргә тиеп утырган таулар арасында үлем белән күзгә –күз очрашкан язмышлар. Меңләгән үлемнәр күргән, меңләгән алданган һәм җимерелгән хыяллар иле. Авыр булса да бу тарих битен хәтер саклыгы белән ел да ача торабыз. Чөнки онытырга һәм оныттырырга ярамый. Әфган сугышында Теләче районыннан 74 кеше катнашып бик күп орден – медальләргә лаек булдылар.Ә Тиләже авылы егете Илшат Хәйруллин, Ямбулат авылыннан Миннегали Ногманов, Мирәтәк авылыннан Михаил Болтушкин тормышның ямен – тәмен, яшәү мәгьнәсен дә аңларга өлгермәгән килеш җир куенына кереп яттылар.

      15 февраль көнне район мәдәният йортында  Совет солдатларынын Әфганстан җиреннән чыгарылуына  30 ел тулу уңаеннан, бәйрәм концерты узды. Шулай ук, һәлак булган әфганчы -райондашларыбыз каберенә чәчәкләр салу оештырылды. Бәйрәм чарасында районыбыз башлыгы Зарипов И.Ф, Саба һәм Теләче районнары буенча хәрби комиссар Закиров Ф.Ф. катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International