Бүген Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе укучылары Әфган сугышы ветераннары белән очрашты. Очрашуга Әфган сугышы ветераннары Закиров Фәнил Хәйдәр улы, Шәяхмәтов Равил Гали улы килгән иде.Алар сугышчы- интернационалистлар гына түгел, батыр сугышчылар. Әфганстанда төрле елларда булсалар да, алар белән булган вакыйгалар бик охшаш һәм тетрәндергеч булган, укучыларга шул турыда сөйләделәр, әфганчы райондашларыбызны, авылдашларыбызны искә алдылар, яшь буынны ватанны яратырга, илгә тугры булырга өндәделәр.