13 февраль көнне Теләче балалар китапханәсе Свердлау өлкәсе Талица район китапханәсе оештырган «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар хакында язылган китаплар укыйбыз» акциясенә кушылды.

2019 елның 18 феврале, дүшәмбе

Әлеге акция совет развечиклары һәм партизаннарының Бөек Ватан сугышында кылган батырлыклары һәм СССР Югары Советы Президиумы тарафыннан «Партизану Отечественной войны» медале оешуга 76 ел тулуга багышлап үткәрелде (1943 ел, 2 февраль). Китапханәдә совет чорындагы партизан – балалар турындагы әдәбиятны популярлаштыручы «Читаем детям книги о войне» дигән презентация күрсәтелде.

Акция барышында Т.Шапироның «Я в солдатики играю», С.Маршакның «Разговор с внуком», Т.Белозеровның «День Победы», Е.Благининаның «Шинель», С.Пивоваровның «Старый снимок» шигырьләре укылды. Чара ахырында балаларга Бөек Ватан сугышы турында «Василек» һәм «Солдатская сказка» мультфильмнары күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International