Әлеге әдәби кичәдә район балалар китапханәсенең мөдире Закирова Л.М. һәм Фатихова Л.Г. катнаштылар. Әдәби кичәне Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Биккинина Р.Р. алып барды. Әдәби чара уеннар белән бергә бәйләнеп күңелле узды. Балалар М.Җәлилнең шигырьләрен укыдылар, җырларын тыңладылар, язучының тормыш иҗаты, китаплары белән таныштылар, балалар кичәдән канәгать калдылар.