15 февраль көнне Әбде төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында китапханә һәм мәдәният йорты белән берлектә "Афганистан – ты боль моей души» дип исемләнгән тематик кичә үткәрелде.

2019 елның 18 феврале, дүшәмбе

Кичәдә 6, 7, 8, 9 сыйныф укучылары катнашты, шулай ук сугыш-интернационалист анасы Самойлова Ольга Андреевна да чакырылган иде. Әфганстан турында алып баручыларның сөйләве «Как это было» фильмын күрсәтү, «Воины-интернационалисты» презентациясен күрсәтү белән үрелеп барды. Балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Әфганстан турында уртак мәгълүматлар фонында якташыбыз Самойлов Геннадий Борисовичның Әфганстандагы хезмәте турында җентекләп сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International