Өлкәннәр һәм мәктәпкә әзерлек төркеме өчен «Муса Джалиль. Жизнь и судьба» презентациясе күрсәтелде. Балалар бөек шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Соңыннан М. Җәлилнең балачагындагы уеннар үткәрелде. Ә иң кыюлар шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләп күрсәттеләр. Китапханәдә Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулу уңаеннан «Муса Җәлил - халкым улы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.