2019 елның 15 февралендә «Батыр» спорткомплексында «Теләче» балалар спорт мәктәбе 2003 нче елгы яшүсмер егетләр арасында волейбол буенча ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган район беренчелеген үткәрде.
Ярышларда барлыгы 6 егетләр командасы катнашты.
Гомумкоманда урыннары:
1 - Олы Мәтәскә
2 - Үзәк
3 - Иске Җөри
4 - Теләче
5-6- Олы Нырсы
5-6- Алан мәктәбе командалары.
Җиңүче командаларага диплом медаль, истәлек бүләкләре, ә 1 урын яулаган командага Кубок та тапшырылды тапшырылды.
“Теләче” спорт мәктәбе җитәкчелеге бу ярышларны уздыруда булышлык курсәткән өчен ООО “ЛМР-Пласт” генераль директоры Кәбиров Госман Масгут улына зур рәхмәтен белдерә.