Герой-шагыйрь Муса Җәлил

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

         Сүз сәгате – Хәтер төшенчәсенең нигезе, асылы. Аның ярдәмендә генә без Вакыт агышын чагыштырмача тулы, җанлы итеп күз алдына китерә алабыз. Муса Җәлил иҗаты – моның иң ачык, иң гыйбрәтле мисалларыннан берсе. Шагыйрьнең тулы канлы, драматик һәм фаҗигале гомер юлы, метеор кебек яшәеше, искиткеч бай һәм күпкырлы иҗаты, тиңсез фидакярлеге – болар бар да, инсаният, тормыш, яшәү мәгънәсе хакында уйлану өчен менә дигән материал, үрнәк! Тарихта мәшһүр әдипләр, сокланырлык каһарманнар, талантлы шәхесләр күп.Әмма бу төр сыйфатларның, эш-гамәлләрнең бер кешедә туплануы бик сирәк очрый торган күренеш. Муса Җәлил – әнә шундый уникаль затларның берсе. У гаять коточкыч шартларда, үлем белән якага яка килеп көрәшкәндә дә кеше рухының бөеклеген, тиңдәшсез ихтыяр көчен күрсәтте, өстәвенә – үлемсез җырлар тудырды.

     Муса Җәлил – татар улы, татар шагыйре, татар каһарманы. Ул татарны дөньяга танытучы, аның хокукларын яклаучы, теләк-омтылышларын халыкара мәйданда танытучы бер байрак, символ булып тора. Без бу хакыйкатьне һәрчак хәтеребездә тотарга бурычлы.

     Бүген, ягъни 15 нче февраль көнне, Муса Җәлилнең тууына 113 ел булу уңаеннан, Сауш төп гомумбелем бирү мәктәбендә дә төрле чаралар оештырылды. Укучылар патриот-шагыйрьнең күп кенә шигырьләрен яттан сөйләделәр, аның турында чыгышлар ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International