“Муса Җәлил – бөек шагыйребез”

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

15 февраль көнне Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында, татар теле тәрбиячесе Сабирзянова Л.М. герой – шагыйрь Муса Җәлилнең иҗатына багышланган “Муса Җәлил – бөек шагыйребез” дигән темага әдәби кичә үткәрде. Әлеге чара барышында балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган презентация карадылар. Балаларга шагыйрь турында кызыклы мәгъүматлар бирелде: аның балачакта зирәк, акыллы, кызыксынучан булуы, мәдрәсәгә йөргән вакытта ук инде иптәшләренә яттан Г.Тукай шигырьләрен сөйләве, оста итеп рәсем ясарга яратуы турында балалар кызыксынып тыңладылар. Муса Җәлилнең үзе теләп туган илне сакларга сугышка китүе, фронтта күрсәткән батырлыклары турында да сөйләнелде. Балалар яттан Муса Җәлилнең шигырьләрен укыдылар һәм аның шигырьләренә язылган “Әтәч”, “Чишмә” җырларын җырладылар. Ә “Өч ул” шигырен балалар бик теләп сәхнәләштерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International