8 февраль көнне Әбде авыл китапханәсендә "Тарих эзләре буйлап" дигән темага түгәрәк өстәл үткәрелде, анда район вәкилләре, авыл җирлеге башлыгы, мәдәният хезмәткәрләре, Әбде мәктәбе укытучылары һәм авыл активистлары катнашты.

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

Чара барышында катнашучылар Әбде мәктәбе каршында эшләүче музейда булдылар, анда авыл тарихы, хезмәтләре белән туган җирен таныткан якташлары белән таныштылар. "Тарих эзләре буйлап» күргәзмәсе оештырылды, анда авылның бөтен тарихы, альбомнар, авылдашларының фоторәсемнәре һәм язмалары тәкъдим ителде. Шулай ук якташыбыз - Советлар Союзы Герое Ксенофонтов А. К. презентацияләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International