15 февральдә совет гаскәрләренең Афганстаннан чыгарылуына 30 ел тулды.

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

Бу көннәрдә афган сугышчыларына, һәм башка сугыш ветераннарына хөрмәт күрсәтелә. Без дә, 22 февраль көнне авылда зурлап афган солдатларын чакырып кичә үткәрергә җыенабыз. 14 февральдән  Шәтке авылы китапханәсендә «Афганстан – безнен йөрәкләрдә» дип исемләнгән күргәзмә эшли башлады. Аның  бер бүлеге «Безнең авылдашларыбыз – афган солдатлары» дип аталды. Калган бүлекләргә Афган сугышы турындагы китаплар куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International