13 февраль көнне Айдар авыл китапханәсендә бөек шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулу уңаеннан, "Муса Җәлил-бөек халкым улы, гасырларга калсын гомер юлы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

Ул укучыларны герой шагыйрь иҗаты һәм батырлыгы белән таныштыра. Күргәзмә Муса Җәлилнең тормышы, аның дошман һәм фашистларга каршы  көрәше, тирән ватанпәрвәрлек хисләре турында сөйли. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар шагыйрьнең иҗатын һәм аның батырлыгын тирәнрәк аңларга һәм бәяләргә ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International