Китапханәче балаларны шагыйрьнең биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды, Җәлилнең балачакта бик җаваплы, тырыш, кыю малай булуын, шигырьләр яза башлавын билгеләп үтте. Соңыннан укучылар шагыйрьнең "Сәгать", "Күке", "Батыр куян", "Әтәч", "Чәчәкләр", "Кызыл ромашка" һәм башка шигырьләрен укыдылар. Муса Җәлил исеме Ватанга тугрылык, батырлык һәм кыюлык символына әверелде.