Безнең очрашу-Әфганстан сугышында катнашканнарның барысын да искә алу. 15 февраль-Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көне, сугышчы-интернационалистларны искә алу көне. Чараның хөрмәтле кунагы- Әфганстанда сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан Сөнгатуллин Хәбир Нурулла улы һәм авыл яшьләре. Хәбир абый безгә Ватаныбызның чит илгә интернациональ бурычларын үтәргә туры килгән совет егетләренең батырлыгы турында сөйләде. Очрашуда Әфган сугышы турында шигырьләр, җырлар яңгырады.
Бу сугыш безнең хәтердә мәңгегә калачак, бу сугыш фаҗигале һәм Совет солдатының батырлыгы турында искә төшереп, шигырь һәм хәрби җырларда яшәячәк!