Ул - татар халкының сөекле улы, шигырьләре белән фашизмга каршы аяусыз көрәш алып барган бөек шагыйрь. Шул унайдан, 15 февраль көнне Субаш авыл китапханәсендә Муса Җәлилгә багышлап " Исемең калды моңлы бер җыр булып, үзеннән соң килгән буынга " дип исемләнгән папка эшләнде һәм китап укучылар хозурына кургәзмә ясалып куелды. Аның төп максаты – шагыйрь шәхесе, иҗаты һәм батырлыгы турында тулы мәгълүмат бирү.