17нче февраль көнне Теләче районы мәдәният йорты сәхнәсендә 19нчы ачык республика яшьләр эстрада сәнгате “Созвездие-Йолдызлык 2019” фестиваленең район сайлап алу туры булып узды.

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

Бу бәйгедә безнең Теләче 2нче номерлы балалар бакчасыннан Зиннатуллин Р.Х. һәм Гимадиева Д.Д.  "Кәләпүшем калфагым" җырын, ә "Кояшкай" бию төркеме шаян татар  һәм  "Русская кадриль" биюләрен башкардылар. Әлеге бәйгегә аларны музыка җитәкчесе Рафикова Л.А. әзерләде. Балаларның чыгышлары мөхтәрәм жюрига бик ошады.  Без балаларга үзләренең сәләтләрен үстерергә һәм яңа уңышлар яулауларын теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International