17 нче февраль көнне Теләче районы мәдәният йорты сәхнәсендә 19 нчы ачык республика яшьләр эстрада сәнгате “Созвездие – Йолдызлык 2019” фестиваленең район сайлап алу туры булып узды. Бу бәйгедә безнең балалар бакчасыннан Галимова Зәринә вокал соло номинациясендә "Дружба крепкая" һәм "Минем нәни дусларым" җырын башкарды. Әлеге бәйгегә педагог Назмутдинова Г.Г. әзерләде. Зәринәгә уңышлар теләп калабыз.