17 февраль көнне район мәдәният йортында "Созвездие-Йолдызлык" яшьләр һәм балалар иҗат фестиваленең сайлап алу этабы узды. Әлеге этапны узган конкурсантлар 16-17 март көнне Кукмара шәһәрендә узачак зона турында катнашачак. Сайлап алу турында 5-21 яшьлек 149 конкурсант вокал, хореография, конферанс номинацияләрендә көч сынашты.