12-17 февраль көннәрендә Мәскәү өлкәсенең Чехов шәһәрендә армрестлинг буенча Россия беренчелеге булып узды.

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы җыелма командасы составында “Теләче” спорт мәктәбе тренеры Кыямов Айрат җитәкчелегендә Теләче урта мәктәбеннән Фаттахова Раилә, Зәкиев Динар, Югары Кибәхуҗа урта мәктәбеннән Гаязетдинов Рәсүл, Казан төзелеш көллияте студенты Котдусов Айнур  чыгыш ясады.

 

Барлыгы 45 регион катнашкан әлеге ярышларда Татарстан Республикасы командасы  2004-2005 елгы егет-кызлар арасында 1  урынны яулады, 2001-2003 елгы, 1998-2000 нче елгы юниорлар арасында

2 урында калды.

Әлеге ярышларга бару һәм катнашу мөмкинлеге тудырган өчен спорт мәктәбе коллективы шәхси эшмәкәр Хадиуллин Х.К. улына чиксез рәхмәтен белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International