Тәрбияче балаларны бер-берең белән ягымлы итеп сөйләшергә,авыр вакытта ярдәм итәргә өйрәтә. Сюжетлы-рольле «Шифаханә» уены – балаларның яраткан шөгыле. Уйнау өчен шартлар булдырылган (шәфкать туташы өчен халат, баш киеме, авыруларны карау һәм дәвалау өчен әсбаплар). Бу уен күзаллау ситуциясе тудыра: бала үзен зурлар урынына куеп карый hәм уенның шартларын үти. Шәфкать туташы янына “авыру” бала килә яки балалар үзләренең яраткан уенчыкларын алып киләләр. Ул үзенең йомшак куллары, ягымлы сүзләре белән “авыруны” дәвалый. Балалар шәфкать туташына үзләренең рәхмәтләрен җиткерә Бу уен диалогик сөйләмдә җөмләләрне дөрес әйтүне ныгыта, кирәкле сүзләрне кулланып аралашу культурасын үстерә, башкаларны тыңлый белү, кирәк урында үз фикереңне аңлаешлы итеп җиткерә белү сыйфатлары тәрбияли.